Республиканың мәктәп урманчылыкларында 1200 артык кеше исәпләнә

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп урманчылыкларын оештыру юнәлеше актив үсеш ала. Хәзерге вакытта шундый 40 артык берләшмә оештырылган, аларда 1200 артык кеше исәпләнә. Тәрбияләнүчеләрнең уртача яше 14 яшь тәшкил итә.

Мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеге Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының “Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасын раслау турында” 2012 елның 16 апрелендәге 145 номерлы боерыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рослесхоз тарафыннан эшләнгән “2018-2027 еллар чорына мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча чаралар планы” нигезендә регламентлана. Әйтик, 2018 елда Татарстандагы мәктәп урманчылыкларында катнашучылар төрле табигать саклау акцияләрендә, республика һәм россиякүләм конкурсларда катнашты, “Кошлар көне”, “Урман утырту көне”, “Урманны янгыннан сакла” акцияләрен, мәктәп яны кишәрлекләрендә агачларны дөрес утырту буенча мастер-класслар уздырды һ.б. 29 июльдән 31енә кадәр “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ базасында узган II Татарстан Республикасы Мәктәп урманчылыклары слеты төп вакыйгага әверелде.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, кышкы чорда да мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балаларның активлыгы кимеми. Хәзер балалар “Яшә, чыршы”, “Кышын кошларны ашатыгыз” һ.б. акцияләрне уздыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International