Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, анда уздырылган эшкә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмә барышында 2018 елда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу, урман утыртмаларын чистарту буенча эш йомгаклары турында әйтелде, шулай ук узган елның 20 декабреннән 31енә кадәр уздырылган "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактика чарасының нәтиҗәләре турында сүз барды. Исегезгә төшерик, патруль барышында ылыслы агачларны законсыз кисүнең 18 факты ачыкланган иде.

Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләрен урманнарны законсыз кисүләрдән саклау эшен дәвам иттерергә кушты. "Хокук бозу очракларын үз вакытында ачыклап калу гына түгел, ә күп очракта аларны кисәтү дә бик мөһим", - дип ассызыклады министр.

Киңәшмә азагында Равил Кузюров 2019 елда су саклаучы урман утыртмаларына нигез салуга һәм урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьлары эшенә кагыла торган берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International