2018 елда "Рослесозащита" ФБУ филиалы - "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" белгечләре урман үсемлекләренең 50,8 мең кг артык орлыгын әзерләгән

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

2018 елда "Урманнарны торгызуга дәүләт мониторингы" дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында "Рослесозащита" ФБУ  филиалы - "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" белгечләре урман үсемлекләренең 50,8 мең кг артык орлыгын әзерләгән.

Алардан 49,7 мең кг артык яңа әзерләнгән орлыкка тикшерү үткәрелгән. Анализ күрсәткәнчә, аларның сыйфаты түбәндәгечә: беренче класслы орлыклар 43,8% (21,8 мең кг) тәшкил итә, 2 нче класслы – 52,3% (26 мең кг), 3 нче класслы – 3,9% (1,9 мең кг). Саклана торган урман үсемлекләре орлыкларының 1 мең кг артыгы (сыйфаты буенча 1 нче класслы орлыклар – 38,6% (408 кг), 2 нче класслы – 32,8% (348 кг), 3 нче класслы – 16,1% (170,8 кг), кондицион булмаганы – 12,5% (131,9 кг)) тикшерелгән.

"Рослесозащита" ФБУ  филиалы - "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" белгечләре искәртә: орлыкларның чәчүлек сыйфатларын саклау өчен алар махсус саклык бүлмәләрендә сакланырга тиеш. Мондый бүлмәләр киштәләр яки ашлык буралары белән җиһазланган, аларда табигый һава алмашы яки мәҗбүри вентиляция, чагыштырмача дымны һәм һава температурасын үлчи торган приборлар урнаштырылган булырга тиеш. Бүлмәне, орлыкларны саклау савытын һәм кулланыла торган инвентарьны даими рәвештә йогышсызландырып торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International