Урман хуҗалыгы федераль агентлыгында 2018 елда ЛесЕГАИС системасы эшенә йомгак ясалды. Шулай итеп, узган ел Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары тарафыннан порталга 1,5 млн якын хокук билгеләүче документ кертелгән, физик һәм юридик затлар тарафыннан агач материалы белән алыш-биреш турында 888 меңнән артык декларация кертелгән, шулай ук 753,4 мең берәмлектән артык маркаланган имән, бук һәм корычагач материалы теркәлгән.
Билгеләп үтелгәнчә, 2018 елда ЛесЕГАИС системасында 34,5 мең урманнан файдаланучы һәм 2,6 меңнән артык башкарма хакимият органнары вәкилләре теркәлгән.
Тулаем алганда, 2017 елдан башлап, системага көн саен агач материалы белән алыш-бирешләр турында 2 меңнән артык декларация кертелә.
Системадан гражданнар, иҗтимагый оешмалар, контрольдә тотучы һәм хокук саклау органнары актив файдалана. Федераль таможня хезмәте, Федераль салым хезмәте һәм Россиянең ЭЭМ хезмәткәрләре ЛесЕГАИС системасы белешмәләрен административ хокук бозуларны һәм җинаятьләрне ачыклаганда куллана.
Урман законнарында агач материалын әзерләүгә хокуклар һәм, агач кисү материалларын да кертеп, агач материалы белән алыш-бирешләр турында гомумиләштерелгән мәгълүмат www.lesegais.ru сайтында, "Ачык белешмәләр" бүлегендә күрсәтелгән.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча