ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киләсе янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды. Хәзерге вакытта чаралар комплексы кысаларында "Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы" эшләнә.

Әлеге документта республика урманнары, урман-янгын формированиеләре, янгын техникасы һәм җайланмалары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсенә карап, мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һ.б. турында мәгълүматлар чагылдырылачак.

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор 2019 елның 15 апрелендә башланыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International