“Рослесозащита” ФБУ филиалы – “Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге” хезмәткәре “ТР Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясе” МБМУ укучылары белән очрашты

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

“Рослесозащита” ФБУ филиалы – “Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге” җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова “ТР Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясе” МБМУ 8 нче сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу барышында Венера Ефременкова мәктәп укучыларын учреждение эшчәнлеге, урман патологиясе мониторингының һәм урманнарны торгызу мониторингының максатлары һәм бурычлары белән таныштырды. Ул шулай ук Татарстан Республикасының урман тармагы, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты һәм урман хуҗалыгы өлкәсе һөнәрләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International