"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар башлангыч сыйныф укучылары өчен "Урманны янгыннардан саклагыз" чарасын уздырды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Шимбә, 26 гыйнвар көнне, "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Ютазы урта белем бирү мәктәбе" МБМУ башлангыч сыйныф укучылары өчен "Урманнарны янгыннардан саклагыз" дигән сыйныфтан тыш чара уздырды. Дәрес барышында мәктәп укучыларына урманның кеше тормышындагы роле, урман янгыннарына китерүче сәбәпләр һәм аның нәтиҗәләре хакында сөйләделәр, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар.

Шул ук көнне мәктәп урманчылыгында катнашучылар ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм Ютазы кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Айдар Нигъмәтуллин белән очрашты. Очрашу кысаларында урманнарны корткычлардан һәм авырулардан яклау методлары һәм гербарий өчен үсемлекләр җыю үзенчәлекләре турында сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International