2018 елда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белгечләре һәлак булган һәм зыян күргән урман утыртмалары мәйданнарын 15 мең гектарга киметкән. Бу хәл уздырылган урман хуҗалыгы эшләре һәм санитар-савыктыру чаралары комплексы нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Министрлык белгечләре билгеләгәнчә, санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла. Соңгы елларда Татарстан Республикасы территориясендә агачларга зыян килү мәйданнарын арттыра торган тискәре һава шартларының (туфракның корылыгы, һаваның югары температурасы һәм көчле җилләр) кабатлануын исәпкә алганда, мондый эшләр алга таба да дәвам иттереләчәк.