Бүген Министрлыкта ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2018 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Утырыш барышында Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Шәһәр яны урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыклары директорлары узган елда башкарылган эшләр турында җиткерде.
Утырышта катнашучылар урман хуҗалыгын рациональ алып бару, урманнарны торгызу һәм үрчетү, дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чараларын уздыру һ.б. кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләште. Урман питомниклары эшенә һәм нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган чәчүлекләр үстерүгә махсус игътибар бирелде. Министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов ассызыклаганча, урман хуҗалыклары директорларына республикадагы шәһәрләр һәм район үзәкләре тирәлеген яшелләндерү өчен җитештерелә торган стандарт утырту материалының ассортиментын арттырырга кирәк.
Рәис Гомәров үзенең чыгышында исәпләнгән диләнкене үзләштерү, Татарстан предприятиеләренә агач материалы китертү, товар продукциясе җитештерү, хезмәт җитештерүчәнлеге кебек мәсьәләләргә тукталды.