Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеге, исәпләнгән диләнкене үзләштерү, агач материалын Татарстан предприятиеләренә китерү, "Аверс: Урман фондына идарә итү" урман комплексын исәпкә алучы мәгълүмат системасын кертү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Асылда, министрга җиткерелгәнчә, узган атнада республика районнарындагы урманнарда 500 артык патруль гамәлгә ашырылган, урман законнары бозылуның 11 очрагы ачыкланган. Ел башыннан бирле урман утыртмаларын законсыз кисүнең барлыгы 6 очрагы теркәлгән.
Чара азагында Равил Кузюров Татарстанда мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү эшен көчәйтергә кушты. "Мондый берләшмәләр һәр районда оештырылырга тиеш", – дип ассызыклады ул.