Бүген Байлар Сабасы штп район мәдәният йортында Саба муниципаль районы советының 2018 елда муниципалитетның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, райондагы оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район предприятиеләренең РМЙ фойесында оештырылган күргәзмәсе белән, шул исәптән ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ продукциясе белән, танышты. Карау барышында Равил Кузюров республика Президентына Идел елгасы ярларын урман белән каплау һәм ТР УСОҮ базасында ябык тамыр системасы белән сабаклы имәннең утырту материалын үстерү үзәген оештыру буенча проектларны күрсәтте. Министр хәбәр иткәнчә, проектны тормышка ашырган очракта үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системалы 2 млн данә имән һәм башка яфраклы токым чәчкеннәрен тәшкил итәчәк.
Утырышта төп доклад белән район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга 2018 елда Саба муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар белән таныштырды.