Бөгелмә урманчылыгы җитәкче-урманчысы Ютазы районы учреждениеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Кичә, 25 февраль көнне, ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова Ютазы муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Гөлнара Мөхәммәтханова 2018 елда учреждениенең эш йомгаклары һәм быелгы бурычлары турында сөйләде. Узган ел урманчылык территориясендә 92 гектар мәйданда урман торгызу эшләре уздырылган, 746 гектарда урман культураларына агротехник тәрбия ясалган, 210 гектарда аларга өстәмәләр башкарылган. 2019 елда эшләр башкару өчен төп урман хасил итүче токымнарның 116 кг орлыгы, 100 мең данәдән артык стандарт утырту материалы әзерләнгән.

Җитәкче сүзләренә караганда, 273 гектарда санитар-савыктыру эшләре уздырылган, 81 гектардан леквид булмаган агач материалы җыештырып алынган.

"2018 елда дәүләт урман инспекторлары урман законнары бозылуның 10 очрагын ачыклады, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисүнең 5 факты билгеле булды", – дип өстәде Гөлнара Мөхәммәтханова.

Җитәкче-урманчы шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга Россия Федерациясе Урман кодексындагы үзгәрешләр турында да мәгълүмат җиткерде һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International