Татарстан районнарында урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының 2018 елгы эш йомгакларына багышланган җыелышлар ахырына якынлаша

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына ТР Урман хуҗалыгына буйсынучы ведомство учреждениеләрендә актыккы җыелышлар уза. Бүген шундый утырышлар Кайбыч һәм Югары Ослан муниципаль районнарында узды. Алар эшендә Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов катнашты.

Федоровское авылындагы административ бина базасында ТР "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы" ДБУ эшчәнлекләренә йомгак ясалды. ТР "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов, беренчел һөнәри берлек оешмасы рәисе Ания Хәмидуллина, Балтай кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Зөфәр Шәмсиев һ.б. докладлар белән чыгыш ясады.

Илгиз Хаффазов сөйләгәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 349 гектарда санитар-савыктыру чаралары уздырылган, 160 гектар мәйданда ликвид булмаган агач материалы җыештырылган. "Янгын куркынычсызлыгы чаралары кысаларында гомуми 106 километр озынлыгында минераллаштырылган янгынга каршы полосалар салынды", – дип хәбәр итте докладчы.

Аның сүзләренә караганда, 75 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган, 690 гектарда урман культураларына агротехник тәрбия ясалган, 90 гектарда аларга өстәмә агачлар утыртылган. Язын утырту өчен төп урман хасил итүче токымнарның 29,8 тонна орлыгы әзерләнгән һәм 2,2 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән.

Эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елгы эшенә уңай бәя бирде. Болар белән берлектә ул хезмәткәрләргә исәпләнгән диләнкене үзләштерүгә, үстерелә торган стандарт утырту материалы күләмен арттыруга һәм урман законнары бозылуны кисәтүне һәм ачыклауны тикшерүдә тотуга махсус игътибар бирергә чакырды.

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең чыгышында 2018 елда муниципалитетның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә, урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының техникалар паркын яңарту һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Югары Ослан районының Покровка авылында ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Идел буе урман хуҗалыгы" ДБУ эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеге турында сүз барды. Биредә җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлов, урман хуҗалыгы директоры Фәнис Исхаков, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов һәм һөнәри комитет рәисе Нияз Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Асылда, Рөстәм Исмәгыйлов әйткәнчә, узган елда урманчылык территориясендә 20,5 гектарда урман торгызу эшләре уздырылган, 100 гектарда урман утыртмаларына агротехник тәрбия эшләре башкарылган.

"Дәүләт урман инспекторлары урманнарда 1100 артык патруль чарасын гамәлгә ашырды, административ хокук бозулар турында 24 беркетмә төзелде", – дип тә өстәде ул.

Җитәкче-урманчы шулай ук  җыелышта катнашучыларны исәпләнгән диләнкене үзләштерү күрсәткечләре, ликвид булмаган агач материалын җыештыру, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һ.б. нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

Илгизәр Зарипов, тулаем алганда, 2018 елда учреждениеләр эшчәнлегенең уңай булуын билгеләде. Шул ук вакытта санитар-савыктыру чараларын уздыру һәм исәпләнгән диләнкене үзләштерү эшләрен тизләтү кирәклеге турында да ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International