Нурлат муниципаль районында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында сөйләштеләр

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада җитәкче-урманчы Рустем Галеев һәм кишәрлек урманчылыкларының участок урманчылары катнашты.

Рустем Галеев билгеләгәнчә, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор быелның 15 апрелендә башланачак. Ул әлеге чорга әзерлек буенча мөһим чараларга тукталды: авыл җирлекләре башлыклары, урман фондына тоташып торучы җирләрнең милекчеләре белән очрашу, халык арасында мәгълүмат листовкалары тарату, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һ.б.

Җитәкче-урманчы хәбәр иткәнчә, 12 апрельдә Заречный поселогында гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү һәм урман янгыннарын сүндерү буенча район өйрәнүләре узачак.

Киңәшмә барышында шулай ук быелгы елда урман хуҗалыгы эшләрен уздыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International