Татарстанның урман тармагы белгечләре 2019 елда урман хуҗалыгы эшләрен уздыруга әзерләнә. Шулай итеп, бу көннәрдә Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә сыза-яр буе урман утыртмаларын утырту буенча кишәрлекләр сайлана һәм проектлар әзерләнә.
Шулай ук кыр саклаучы урман утыртмаларында корыган һәм ауган агачларны җыештыру проектлары әзерләнә, республикада аларның мәйданы 21 мең гектардан артык. Билгеләп узарга кирәк, быел яр саклагыч урман утыртмаларын өстәү эшләре уздырылачак, әлеге максатларда Татарстанның урман хуҗалыкларында 30,3 млн данә стандарт утырту материалы үстерелгән, шул исәптән: 23,9 млн данә ылыслы токым, 5,1 млн данә яфраклы токым һәм 1,3 млн данә куак токымы.
Моннан тыш, хәзерге вакытта учреждениеләрнең хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль районнардагы башкарма комитетлар белән берлектә җир кишәрлекләрен, алга таба аларда су саклаучы урман утыртмаларын булдыру өчен, кадастр исәбенә кую эше алып барыла. Әлеге эшләрне "Экология" илкүләм проекты кысаларында уздырырга планлаштырыла.