Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә булды, анда алдагы чор бурычлары каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада РФ Дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтүче учреждениеләр хезмәткәрләре россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов,бүлекләрнең башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмә башында Ольга Калашникова чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга оешманың эшчәнлек юнәлешләре, һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәм һәм уздырыла торган чаралар турында сөйләде.
Төп доклад белән Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, бер айдан соң урманнарда янгын чыгу куркынычы яанаган чор башланачак.
"Безнең төп бурыч – урман-янгын техникасын әзерләүне һәм янгын-химия станцияләрен һәм янгынга каршы инвентарьларны туплау пунктларын җиһазлау. 11 марттан башлап без урыннарга чыгып, ЯХС әзерлеген тикшерергә планлаштырабыз", – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов.
Аның сүзләренә караганда, болар белән берлектә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр рәсмиләштерү, агач киселгән урыннарны кисек калдыкларыннан чистарту һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында халыкка мәгълүмат җиткерү эшләре дә әһәмиятле булып тора. Докладчы билгеләгәнчә, 2019 елда 15 мең данәдән артык мәгълүмат листовкасын тарату һәм янгынга каршы тематиканы чагылдыручы 30 яңа аншлаг урнаштыру планлаштырыла.
Илгизәр Зарипов шулай ук урманнарда коры-сары җыю һәм ликвид булмаган агач материалын җыештыру мәсьәләләренә дә тукталды. Быелгы елда әлеге эшләр 3120 гектарда башкарылачак.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үзенең чыгышында Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләрен урман янгыннарын булдырмый калу буенча халык белән эшләүгә җаваплы карарга чакырды. "Үзара хезмәттәшлек итүнең барлык формалары да кабул ителә. Болар координацияләү киңәшмәләре, төрле җыелышларда, утырышларда чыгыш ясау, авыл җирлекләре башлыклары, урманнардан файдаланучылар, урман фондына терәлеп торучы җирләрнең милекчеләре белән очрашу. Сез арендаторларга кисәтү җибәреп кенә котылырга тиеш түгел, аларның һәркайсы белән шәхсән очрашыгыз", – дип ассызыклады министр.
Шуннан соң Равил Кузюров җитәкче-урманчыларга 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында уздырылган чаралар турында җиткерергә кушты.
Асылда, ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев сөйләгәнчә, бүгенге көндә учреждение көче белән 22 ирекле янгын дружинасы, патрульлек буенча 9 мобиль төркем оештырылган һәм 14 кисәтү бирелгән.
ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урманчылыкта янгын сүндерү инвентарьлары пунктларын туплап бетерү һәм кисәтүләр бирү эше алып барыла. Өч баннер әзерләнгән, алар кар эреп бетү белән урнаштырылачак, дип йомгак ясады ул.