ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчер идарәсе төбәк пунктының радиооператорлары "Урманнарны саклау өлкәсендә диспетчер" һөнәри әзерлек курсларын узды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

2019 елның 26 февраленнән 4 мартына кадәр Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә "Авиалесохрана" ФБУ авиациягә өйрәтү үзәге базасында "Урманнарны саклау өлкәсендә диспетчер" һөнәри әзерлек курслары узды. Дәресләрдә Россия Федерациясе төбәкләреннән махсус учреждениеләрнең вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчер идарәсе төбәк пунктының радиооператорлары Альбина Егорова һәм Айсылу Габдрахманова катнашты.

Билгеләп үтәргә кирәк, урман хуҗалыгы системасында диспетчер хезмәтләре урманнардагы янгын торышы буенча вәзгыяти үзәкләр булып тора. Урманнарны саклау өлкәсендә диспетчерлаштыру вертикале урманчылыкларның диспетчер хезмәтләреннән башлана. Алга таба урманнардагы янгыннар һәм янгын чыгу куркынычына бәйле хәлләр турында мәгълүмат урман хуҗалыгының төбәк диспетчер хезмәтләренә, ә аннан соң Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының федераль диспетчер хезмәтенә китә, биредә ул тулысынча җыела һәм анализлана. Урман хуҗалыгы буенча төрле дәрәҗәдәге диспетчер хезмәтләре турындагы мәгълүмат урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча төбәк оператив штаблар һәм урманчылыкларның оператив штаблары, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр, Рослесхозның оператив штабы һәм Координацияләү буенча федераль штаб өчен идарәи карарлар кабул итү нигезенә әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International