Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү эше дәвам итә

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге"ндә урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү эше дәвам итә. Мартның беренче яртысында учреждениегә яңа әзерләнгән 14 партия һәм саклана торган 21 партия орлык килгән.

"Урман культуралары чоры якынлаша, димәк, орлыкларны стратификациягә салу вакыты җитә, – ди "Татар урман орлыклары станциясе" бүлегенең әйдәп баручы инженеры Елена Мурзаева. – Без республика урман хуҗалыкларыннан китерелә торган урман үсемлекләре орлыкларын вакытында һәм сыйфатлы бәяләү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез".

2018 елда филиал белгечләре гомуми 50,8 мең кг авырлыгында 298 партия урман орлыкларын тикшергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International