Бүген Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында студентлар һәм югары белем бирү йортын тәмамлап чыгучылар өчен вакансияләр ярминкәсе булды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, факультет деканы Людмила Пухачева, Чыгарылыш укучыларын югары уку йортына керер алдыннан әзерләү һәм эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары вәкилләре катнашты.
Очрашуны Людмила Пухачева ачып җибәрде. "Чарабызның максаты – сезгә эш урынын сайларга булышу, – диде ул, чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Республиканың урман тармагында яшь кадрларны һәрвакыт сөенеп каршы алалар, сезне эш тәҗрибәсе булмаган килеш эшкә алырга һәм барысына да өйрәтергә әзер торалар".
Илгизәр Зарипов чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм Министрлыкның, аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштырды. Асылда, ул сөйләгәнчә, бүгенге көндә Татарстан урманнарының гомуми мәйданы 1,3 млн гектар тирәсе тәшкил итә, ә урман тармагында 2,6 меңнән артык кеше эшли. "Республикада ел саен 30 миллион данәгә якын стандарт утырту материалы үстерелә, 2,3 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре һәм 2,4 мең гектардан артык мәйданда яклаучы урман утыртмаларына нигез салу эшләре башкарыла", – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов.
Ул шулай ук урманнарны янгыннардан саклау, санитар-савыктыру чараларын уздыру һ.б. тукталды.
"Хәзерге вакытта тармакта 40 якын вакансия бар. Урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында урман осталарын, урманнарны торгызу инженерларын, бухгалтерларны, кадрлар буенча белгечләрне көтәләр, – дип билгеләде Илгизәр Зарипов. – Кем әйтмешли, язмышыгызны урман хуҗалыгы белән бәйләү карарына килсәгез, безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык".
Алга таба потенциаль эш бирүчеләр – Шәһәр яны, Идел буе, Лаеш, Исләйтар һәм Кызыл Йолдыз учреждениеләренең җитәкче-урманчылары һәм аларның урынбасарлары чыгыш ясады. Алар үз учреждениеләре, андагы хезмәткәрләрнең эшләү һәм яшәү шартлары турында сөйләде.