ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, республика учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышны Равил Кузюров ачып җибәрде. "Быел бу беренче очрашуыбыз, – диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет 2010 елдан бирле актив эшчәнлек алып бара. Берләшмә әгъзаларының вәкаләтләр срогы узуга бәйле рәвештә, бүген безнең көн тәртибендә советка яңа рәис һәм состав сайлау булачак".

Фикер алышулардан соң советның яңа рәисе итеп бертавыштан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Урман музее директоры Илгиз Зарипов сайланды. Министр аңа уңышлар теләде һәм советның элеккеге рәисе Евгений Гуськовка соңгы өч ел эчендә башкарган уңышлы эше өчен рәхмәт белдерде.  

Совет рәисе урынбасары итеп "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы "Көнчыгыш-Европа УСС" директоры Айнур Пуряев, ә сәркатибе итеп "Рослесзащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" директоры Надежда Кузякина сайланды.

Илгиз Зарипов совет әгъзаларына үзенә белдерелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. "Яңа рәис буларак проблемалар турында сөйләшүгә һәрвакыт әзер булуыбыз турында әйтәм", – дип ассызыклады ул.

Алга таба утырышта катнашучылар "яшел пояслар", Казан ш. тирәсендә урман утыртмаларына нигез салу өчен норматив хокукый базадагы җитешсезлекләр һ.б. турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International