Бүген Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Аның кысаларында дәресләр, түгәрәк өстәлләр, гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрдә презентацияләр, Лубян урман-техника көллиятендә Ачык ишекләр көне, Казан дәүләт аграр университетында тантаналы җыелыш һ.б. уздырылды. Барлыгы 100 артык чара узды.
Мисал өчен, Әлмәт районының Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңа әгъзаларны "Лесной родник" мәктәп урманчылыгы рәтенә кертү тантанасы булды. ТР "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов теләк сүзләре белән чыгыш ясады.
ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Биләр урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Урман дәресләре" уздырды. ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ белгечләре, дәресләр белән берлектә, яшь урманчылар белән сыерчык ояларын элеп чыктылар.
ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров Казан шәһәре, Совет районы "Танкодром" балалар иҗаты үзәге" МБӨББ учреждениесендә "Дөньяга караш буларак экология" педагогика советында "Янгын-профилактика чаралары комплексының бер өлеше буларак, урманнарны янгыннардан саклау буенча агитацияләү-пропагандалау эшчәнлеге" темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгышы барышында ул мөгаллимнәрне укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы торышы, урман ресурсларының әһәмияте һәм урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күбрәк белем бирергә чакырды.
Йомгаклап шунысын да билгеләп үтик, бәйрәм кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы фойесында Казан шәһәре мәктәпләрендә укучыларның һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылды.