Министрлыкта 2018 ел һәм быелның 1 нче кварталы өчен коррупциягә каршы эшчәнлек йомгаклары турында сөйләштеләр

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде. Чарада дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәп баручы консультанты Эльвира Зыятдинова, юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева һәм дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы в.б. Рамил Шәйхетдинов докладлар белән чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны 2018 елда һәм быелның 1 нче кварталында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру чаралары белән таныштырды. Ул искәртеп узганча, Министрлыкта коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эш ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары белән расланган дәүләт программасына ярашлы нигездә гамәлгә ашырыла.

"Хәзерге вакытта 2018 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр кабул ителә. Әлеге эш 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк", – дип хәбәр итте Эльвира Зыятдинова.

Ул шулай ук 2018 елның 3 нче кварталында Министрлык сайтында коррупциягә каршы көрәш торышы турында онлайн режимында уздырылган иҗтимагый фикер сораштыруның уздырылуы турында да сөйләде. Сораштыруда 1682 кеше катнашкан.

Марина Зайцева үз чыгышында 2018 елда һәм 2019 елның 1 нче кварталында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру нәтиҗәләре турында җиткерде.

Рамил Шәйхетдинов 2018 елда һәм быелның 1 нче кварталында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздырылганда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау эше турында сөйләде. Ул Агач материалын законсыз әзерләүне, транспорт белән күчерүне, эшкәртүне һәм сатуны кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшчәнлегенә, Агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшенә тукталды, урман фондын патрульләү һәм авыл җирлекләре башлыклары һәм анда яшәүчеләр белән аңлату эшләре уздырылуы турында сөйләде.

Докладларны тыңлап бетергәннән соң Равил Кузюров коррупциягә каршы көрәш буенча уздырыла торган эшкә уңай бәя бирде. Болар белән берлектә ул 2018 елда коррупциягә каршы көрәш торышы буенча онлайн режимында уздырылган иҗтимагый фикер сораштыру нәтиҗәләренә җентекле анализ ясарга һәм быел шундый тикшерүне уздырганда кисәтүләрне исәпкә алырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International