Казан шәһәренең 24 нче һәм 129 нчы урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә Кошлар көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Аларны уздырганда ТР "Шәһәр яны" ДКУ хезмәткәрләре – Столбище кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Иван Игонин, Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин һ.б. катнашты.
Чаралар барышында дәресләр уздырылды һәм мәктәпләрдә укучыларга – "Сыерчык оясы" операциясендә актив катнашучыларга ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге акциягә барлыгы 230 мәктәп укучысы кушылды.
Укучылар әзерләгән сыерчык оялары ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ тапшырылды. Учреждение белгечләре аларны Казан ш. паркларында һәм скверларында элеп чыгарга сүз бирде.
Белешмә өчен. Кошлар көне – ел саен 1 нче апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. СССРда 1926 нчы елдан башлап (аралыклар белән) рәсми бәйрәм ителә башлаган, Россиядә 1994 елда торгызылган. Ул кошларга багышланган аеруча мәшһүр бәйрәм булып тора, Россия Федерациясендә билгеләп үтелә һәм ЮНЕСКОның "Кеше һәм биосфера" биологик программасы кысаларында уздырыла.