Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының беренче ротациясе чәчелеп бетте

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының беренче ротациясе чәчелеп бетте. Барлыгы 3 млн данә чыршы орлыгы һәм 1 млн данә нарат орлыгы чәчелде.

Чәчкеннәр май башланганчыга кадәр теплицаларда үсәргә тиеш, соңыннан аларны үстереп бетерү кырларына күчерү планлаштырыла. Параллель рәвештә орлыкларның икенче ротациясен чәчү эшләре дә барачак.

2018 елда ТР УСОҮ ябык тамыр системасы белән 12 млн кәлшә үстерелгән, алардан 5 млн данә чәчүлек – гади нарат (шул исәптән 437 мең данәсе яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән), 2,7 млн данә – Европа чыршысы, 2,7 млн данә – иенке каен, 0,9 млн данә – Себер карагае, 0,7 млн данәсе – акация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International