Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик рәислегендә "2018 елда Россия Федерациясе урман хуҗалыгы эшенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары" темасына Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев, федераль башкарма һәм законнар чыгару хакимияте органнары, Россия Федерациясе cубъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Урман законнарында үзгәрешләр, узган елның янгын куркынычы янаган чоры нәтиҗәләре һәм быелгысына әзерләнү, "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыру, урманнарны торгызу стратегиясе, урманнардан файдалануның интенсив моделен кертү һ.б. фикер алышу өчен төп темалар булды.
Үз докладында Иван Валентик "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыруның әһәмиятен аерым билгеләп үтте һәм урман тармагы белән идарә итү системасына шактый йогынты ясап, үз көченә кергән закон актлары - беренче мәртәбә закон дәрәҗәсендә урманнарны якланганлыкның аерым категориясенә кертергә мөмкинлек бирүче таләпләрне билгеләгән "Яклана торган урманнар турында" 538 санлы федераль закон һәм "Коры-сары турында" 77-ФЗ санлы федераль закон һәм башкалары турында искәртте.
Коллегия эше кысаларында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча 2019 елда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, башка мәнфәгатьле ведомстволар белән берлектә Россия Федерациясе Урман кодексының яңа редакциясен әзерләү эшен оештыру турында тәкъдимнәр әзерләү зарурлыгына игътибар юнәлтте.
2019 елга ведомствоның өстенлекле бурычлары исемлеге дә билгеләнде. Алар исәбендә "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыру, урманнардан файдалануның һәм урманнарны торгызуның интенсив моделен кертү, урман сагын яңарту, урман күзәтчелеге буенча вәкаләтләрне федераль дәрәҗәгә тапшыру, агач материалларының законсыз әйләнешенә каршы көрәшне көчәйтү, урман хуҗалыкларына хуҗалык эшчәнлеген алып бару мөмкинлеген кайтару, федераль бюджетның керемнәрен арттыру һ.б. бар.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча