ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "Җир сәгате-2019" Дөньякүләм акциясенә теләктәшлек белдерәчәк

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы быел чираттагы мәртәбә "Җир сәгате" Дөньякүләм акциясенә теләктәшлек белдерәчәк.

Шимбә, 30 март көнне, Министрлыкта һәм ведомство буйсынуындагы барлык учреждениеләрдә 1 сәгатькә (20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр) архитектур-декоратив яктырткыч җайланмаларны һәм административ биналарны кизүдә торып яктырту җайланмаларын, шулай ук башка объектларны электр ярдәмендә яктыртучы, хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле булмаган утларны сүндереп торачаклар.

"Җир сәгате" – планетада иң массакүләм экологик акция, аның барышында Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF)  утны һәм көнкүрештәге электр приборларын планетаның киләчәгенә битараф булмау билгесе хөрмәтенә бер сәгатькә сүндереп торырга чакыра.

2018 елда "Җир сәгате"ндә 188 ил һәм 2 млрд артык кеше катнашкан. Дөнья буйлап 18 000 якын бина һәм корылма яктылык чыганакларын сүндереп торган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International