ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ участок урманчысы мәктәпләрдә Кошлар көненә багышланган чаралар уздырды

2019 елның 29 марты, җомга

ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Николай Мурнов мәктәпләрдә Кошлар көненә багышланган чаралар уздырды. Белгеч Әгерҗе муниципаль районының Әзи төп гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Чаралар кысаларында Николай Мурнов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларының әһәмияте, кошларның төрләре һәм аларның табигатьтәге роле турында сөйләде. Участок урманчысы шулай ук балаларга мәктәпләрнең территорияләрендә сыерчык ояларын элеп чыгарга булышты.

Белешмә өчен. Кошлар көне – ел саен 1 нче апрельдә билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. СССРда 1926 нчы елдан башлап (аралыклар белән) рәсми бәйрәм ителә башлаган, Россиядә 1994 елда торгызылган. Ул кошларга багышланган аеруча мәшһүр бәйрәм булып тора, Россия Федерациясендә билгеләп үтелә һәм ЮНЕСКОның "Кеше һәм биосфера" биологик программасы кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International