Бүген “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ базасында Халыкара урманнар көненә багышланган “Татарстан урманнарын саклыйк!” ХII ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, ТР “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев, ТР “Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Алексей Александров һәм ТР “Урман янгыннары үзәге” ДБУ директоры Айрат Әхмәров катнашты.
Конкурста җиңүчеләрне җитәкче-урманчы Илнур Кәшәфиев һәм эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов сәламләде.
Илнур Кәшәфиев “Татарстан урманнарын саклыйк!” ХII ачык конкурсының 2018 елның 22 ноябреннән 2019 елның 5 мартына кадәр уздырылганлыгы турында сөйләде. “Конкурста Казандагы мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм мәктәпләрдә укучы балалар катнашты, барлыгы 1600 эш килде”, – дип билгеләде ул.
Илгизәр Зарипов чарада катнашучыларны кыскача гына Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләр белән таныштырып китте. “Урман – ул милли байлык, республикабызның экологик каркасы. Әлеге тармакта хезмәт куйган һәркем бик яхшы белә: бу – эш кенә түгел, ә чын урман байлыгы. Барлыгы 2,6 меңнән артык кеше урманнар сагында тора”, – диде ул.
“Татарстан урманнарын саклыйк” конкурсында катнашу буенча уңай динамика безне сөендерә. Әгәр узган ел конкурска 1000 эш килгән булса, быел – 1600, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Бу күрсәткеч – елдан-ел урман хуҗалыгы тармагы белән кызыксыну дәрәҗәсенең артуын раслый. Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә укуларында уңышлар һәм яңа казанышлар телим”.
“Татарстанның урманнарын саклыйк” (рәсемнәр) номинациясендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында 1 нче урынны 314 нче балалар бакчасыннан Елизавета Липкович яулады, 2 нче урында – Евангелина Краснова (207 нче балалар бакчасы), 3 нчедә – Дарья Холоднова (130 нчы балалар бакчасы).
1-5 нче сыйныфларда укучылар арасында 1 нче урынга Мөслим Хәбибуллин (34 нче мәктәп, “1А” сыйныф) лаек булды, 2 нче урында – Мария Соснина (“5Д” сыйныф, 181 нче күп профильле мәктәп), 3 нче урында – Эвелина Кыяметдинова (Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицей, 2 нче сыйныф).
6-11 нче сыйныфларда укучылар арасында Максим Зарипов (“6А” сыйныф, 150 нче мәктәп) җиңү яулады, 2 нче урында – Дилноза Солтанкулова (“8А” сыйныф, 98 нче мәктәп), 3 нче урында – Ангелина Галина (“6Б” сыйныф, 94 нче гимназия).
“Урман – минем яшел дустым” номинациясендә (табигый материаллардан эшләнмәләр) мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар арасында 1 нче урынны Яромир Йосыпов (255 нче балалар бакчасы) яулады, 2 нче урында – Кирилл Григорьев (382 нче балалар бакчасы), 3 нче урын 147 нче балалар бакчасының урта төркемендә тәрбияләнүчеләрнең коллектив эшенә бирелде.
1-5 нче сыйныфларда укучылар арасында 1 нче урынны Ангелина Фәттахова (“3Б” сыйныф, 89 нчы мәктәп) яулады, 2 нче урында – Мәдинә Гафиятуллина (“1А” сыйныф, 14 нче мәктәп), 3 нче урында – Кирилл Пастухов (“2А” сыйныф, 151 нче мәктәп).
6-11 нче сыйныфларда укучылар арасында 1 нче урынны Иван Катин (“7Б” сыйныф, 170 нче мәктәп) яулады.
“Урманнарны урманнардан саклагыз” номинациясендә (листовкалар) 1-5 нче сыйныфларда укучылар арасында 1 нче урынны Сафина Камалова (“3А” сыйныф, 84 нче мәктәп) яулады, 2 нче урында – Евгений Филиппов (“2А” сыйныф, 103 нче мәктәп), 3 нче урында – Руслан Юнысов (“1В” сыйныф, 57 нче мәктәп).
6-11 нче сыйныфларда укучылар арасында Эвелина Назарова (11 нче сыйныф, 83 нче лицей – Мәгариф үзәге) җиңү яулады, 2 нче урында – Анна Миронова ( “8А” сыйныф, 153 нче мәктәп), 3 нче урында – Анна Мишина (“8В” сыйныф, 141 нче мәктәп).