Лубян урман-техника көллияте командасы "Лесомания" россиякүләм квестында җиңүче-командаларның берсенә әйләнде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Мәскәү шәһәренең "Иң югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты базасында Россиядәге "яшел" белем бирү йортларының III Россиякүләм слеты булды. Форум кысаларында төрле тренинглар, эшлекле уеннар, презентацияләр, табигать саклау эшчәнлеге, экологик проектларны тормышка ашыру һәм экологик акцияләр уздыру мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде. Слетта шулай ук Россиянең "Яшел" белем бирү йортлары ассоциациясе оештырган "Безнең белән аер", "Лесомания", "Россия суы", "Экоагарту" квестларында җиңеп чыгучыларны да бүләкләделәр.

"Лесомания" квесты "ЭКА" ЯЭИО һәм "Леруа Мерлен" компаниясе ярдәмендә уздырылды. Ярышларда 60 команда – Россиянең югары һәм урта һөнәри белем бирүче белем йортларыннан студентлар һәм аспирантлар катнашты. Катнашучылар урманнарда үз-үзеңне җаваплы тоту һәм урманга карата сакчыл караш формалаштыруга һәм агач материалын акыллы сайлап алу һәм файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән биремнәрне үтәде.

"Лесомания" квесты йомгаклары буенча "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ "Татарстан урманчылары" командасы җиңүче-командаларның берсенә әверелде һәм Россиянең "Яшел" белем бирү йортлары ассоциациясе составына керде. Командада катнашучылар Рәхмәт хатлары һәм эко-бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International