Менделеевск районындагы 2 нче урта белем бирү мәктәбе базасында "Берендеево патшалыгы" мәктәп урманчылыгын ачу тантанасы булды. Балалар каршысында хәер-фатиха сүзләре белән мәктәп директоры в.б. башкаручы Любовь Игнатьева, "Алабуга урманчылыгы" ДКУ урман торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова һәм Менделеевск кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Дмитрий Павлов чыгыш ясады.
"Урман – ул агач чыганагы гына түгел, ул әйләнә-тирә мохитебезнең торышына бәйле булган байлыгыбыз безнең, ә урман ресурсларын саклау һәм арттыру эше – күп кырлы һәм дә кызыклы. Без күп төрле чаралар уздырачакбыз, табигатьне саклау акцияләрендә катнашачакбыз, ышанам ки, кызыклы булачак", – диде үзенең чыгышында Оксана Смирнова һәм мәктәп урманчылыгында тәрбияләнәчәк балаларга табигатьне саклау эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.