Татарстанда "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, "Агач ташучы машина" оператив-профилактика чарасы дәвам итә. Операциянең максаты – республикада агач материалын законсыз әзерләүне, транспорт белән күчерүне һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү.

2019 елның 1 нче кварталында, әйтик, Татарстанның дәүләт урман инспекторлары тарафыннан ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә 89 уртак рейд уздырылган, урман кисү материаллары төялгән 198 машина тикшерелгән. Урман законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлү документлары рәсмиләштерелмәгән агач материалын транспортлаган өчен административ хокук бозу турында бер эш кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата,  агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International