Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында язгы урман культуралары эшләрен уздыруга әзерләнәләр

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә язгы урман культуралары эшләрен уздыруга әзерлек бара. Хәзерге вакытта, мәсәлән, урман хуҗалыкларында урман культуралары техникасы һәм урман торгызу һәм машина-трактор паркындагы урман үрчетү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителә торган башка чаралар ремонтлана һәм аларга хезмәт күрсәтелә. Кирәкле урман культуралары инвентаре дә сатып алына.

Урман культуралары эшләрен уздыру өчен республиканың урман питомникларында 30,8 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән һәм төп урман хасил итүче токымнарның 48 тоннадан артык орлыгы әзерләп куелган.

Урман культуралары сезоны быелның апреле азагында башланып китәр, дип көтелә. 2019 елда Татарстанда 2,4 мең га артык мәйданда урман торгызу, 2,1 мең гектар мәйданда яклаучы урман утыртмаларына нигез салу эшләрен уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International