Яшел Үзән урманчылыгы һәм Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2019 елның 5 апреле, җомга

Кичә, 4 нче апрель көнне, Яшел Үзән шәһәренең "Яшел Үзән музыка театры" МБУ базасында Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада ТР "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ, ТР "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ хезмәткәрләре катнашты.

Вакансияләр ярминкәсе район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган иде, чарага 400 артык мәктәп укучысы килде.

"Укучыларның күпчелеге урман тармагы белән кызыксынды. Без һәркайсы белән шәхси әңгәмә уздырдык, урман юнәлешендәге һөнәрләр белән тәфсилләп таныштырдык, – дип билгеләде ТР "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Идрис Хәмитов. – Мондый чаралар ешрак уздырылырга тиеш, аларда катнашып, без үзебезнең гадәти булмаган, ләкин шул ук вакытта әһәмиятле һәм кызыклы эшебез турында сөйли алачакбыз, дип саныйм".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International