Казанда урман биләмәләрендәге балаларны савыктыру лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

2019 елның 5 апреле, җомга

Бүген Казан шәһәренең "Пламя" балаларны савыктыру лагеры базасында "Балаларны савыктыру лагерьларында балалар ялын оештыруның норматив-хокукый аспектлары. Савыктыру кампаниясе - 2019 әзерләнү" темасына республика семинар-киңәшмәсе булды. Чараны оештыручы булып ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә "Лето" балаларны һәм яшүсмерләрне савыктыруны, ял иттерүне һәм шөгыль белән тәэмин итүне оештыру буенча республика үзәге" ДБУ катнашты.

Семинар-киңәшмә кысаларында пленар утырыш, шулай ук берничә түгәрәк өстәл узды. Чарада 150 якын кеше катнашты – республика министрлыклары, ведомстволары вәкилләре, балаларны савыктыру лагерьлары җитәкчеләре, палаткалы лагерьларның җитәкчеләре һәм аларны оештыручылар, муниципаль районнарда ял оештыру өчен җаваплы затлар, белгечләр.

"Урман биләмәләрендә һәм табигатьне саклау зоналарында балаларны савыктыру лагерьларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру" түгәрәк өстәле эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул урманнарны янгыннардан саклау буенча уздырыла торган эш турында сөйләде һәм чарада катнашучыларны урманнардагы янгыннарның төрләре һәм аларның барлыкка килү сәбәпләре белән таныштырды. "Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор 15 апрельдә башлана", – дип билгеләде ул.

Наил Мирсияпов шулай ук урман фонды территориясендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндәге гамәлләргә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International