ТР Тәтеш районында 2019 елда язгы урман культуралары эшен уздыру мәсьәләләре каралды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

ТР Тәтеш муниципаль районында 2019 елда язгы урман культуралары эшен уздыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмә ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ базасында узды, фикер алышуларда урманчылык һәм ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов сөйләп узганча, хәзерге вакытта учреждениедә тракторларга һәм урман культуралары техникасына ремонт ясала һәм техник хезмәт күрсәтелә, плантацияләрдә чыбыкчалар әзерләү эше башлана.

Урман культуралары эшләрен уздыру өчен төп урман хасил итүче токымнарның 2,5 тоннадан артык орлыгы әзерләп куелган. Шулай ук стандарт утырту материалына булган ихтыяҗ да тулысынча тәэмин ителгән.

Быелгы елда ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ урман фонды территориясендә 22 гектар мәйданда – урман торгызу, 15 га – урман үрчетү һәм 37 гектарда яклаучы урман утыртмаларына нигез салу эшләрен уздырырга планлаштырыла.

Киңәшмә азагында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International