Ябык тамыр системасы белән сабаклы имәннең утырту материалын үстерү үзәген оештыру мәсьәләләре турында сүз булды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында ябык тамыр системасы белән сабаклы имәннең утырту материалын үстерү үзәген оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Министрлыкның урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һ.б. катнашты.

Комплексны оештыру проектын ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында тормышка ашыру планлаштырыла. Ул уңышлы гына тормышка ашырылган очракта, үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системалы 2 млн данә имән һәм башка яфраклы токым чәчкеннәрен тәшкил итәчәк.

Киңәшмәдә катнашучылар проектны финанслау, үзәкне җиһазлау һ.б. мәсьәләләрне дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International