Татарстанда "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенең язгы этабы башланды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстанда "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе старт алды. Быел ул 2 этапта узачак: 22 апрельдән 22 июньгә кадәр һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр.

Язгы этап кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан чистарту, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманнардагы ял урыннарын төзәтү һәм төзекләндерү ниятләнә.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле уздырыла. Аның төп максаты – урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Анда даими рәвештә ТР Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре, урман кишәрлекләренең арендаторлары, бакчачылык ширкәтләре, кооперативларның, экологик берләшмәләрнең вәкилләре, югары һәм урта һөнәри белем йортлары студентлары, волонтерлар катнаша.

2018 елда акция 25 апрельдән 26 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уздырылган иде. Ул вакытта чарага 7 меңнән артык кеше кушылды, урман фонды буенча 3740 кбм күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International