ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Экология" илкүләм проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлауларда катнашты

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстанда "Экология" илкүләм проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды. Аларда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТРда илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча эш төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина, парламент депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципалитетларның һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашты.

Тыңлауларны ачып, Татьяна Ларионова билгеләп узганча, илкүләм проектлар дәүләт, муниципаль органнарның, иҗтимагый структураларның ил үсешен тизләтү, андагы гражданнарның тормышын яхшырту буенча көчләрне берләштерүгә юнәлдерелгән.

Утырышта доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Үзенең чыгышында министр Татарстан Республикасында "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру турында сөйләде. "Республика өчен проектта ике төп күрсәткечкә ирешү каралган. Беренчесе – урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәтле булуы. 2019 елда әлеге күрсәткеч проект буенча 61,1% тәшкил итәчәк. 2024 елга кадәр ул 100% җитәргә тиеш", – дип хәбәр итте министр.

Аның сүзләренә караганда, бүлеп бирелгән федераль акчалар урман торгызу һәм урман үрчетү эшләрен уздыруга юнәлдереләчәк, шулай ук махсус урман хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алуга тотылачак.

"Икенче күрсәткеч "еллар буенча урман янгыннарыннан килгән зыян" дип атала. Стихияле, фаразлап булмый торган табигый күренеш нәтиҗәсе булуына бәйле рәвештә аның санлы мәгънәсендәге күрсәткече билгеләнмәгән, – дип билгеләде Равил Кузюров. – Үз чиратында ул әлеге бурычларны хәл итү өчен федераль бюджет акчаларының махсус учреждениеләрне урман янгыннарын сүндерүче техника һәм җиһаз белән тәэмин итүгә тотылачак".

Шуннан соң докладчылар иҗтимагый тыңлауларда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, алар сакланучылар исемлегенә кертү өчен су объектларының уникальлеген билгеләү критерияләре, Идел-Чулман тыюлыгы составында ЮНЕСКО Раифа-Саралан резерватының сакланыш перспективалары, әйләнә-тирә мохитне савыктыру һәм Түбән Кама сәнәгать районында атмосфераны яхшырту белән кызыксынды.

Иҗтимагый тыңлауларга йомгак ясап, Татьяна Ларионова муниципаль түрәләрне илкүләм проектларга активрак кушылырга чакырды һәм кешеләр федераль һәм республика хакимиятләренең яшәешне яхшыртуга юнәлдерелгән тырышлыкларын бәяләр, дигән ышаныч белдерде.

 

 

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International