Нурлат урманчылыгының җитәкче-урманчысы район киңәшмәсендә урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга бәйле доклад белән чыгыш ясады

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Галиев Нурлат муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул учреждениенең 2019 елның 1 нче кварталындагы эш йомгакларына тукталды, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм "Урман утырту көне" табигать саклау акциясе турында сөйләде.

Асылда, Рөстәм Галиев хәбәр иткәнчә, әлеге чорда урманчылыкның дәүләт урман инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 14 беркетмә рәсмиләштерелгән һәм урман фондына тоташып торучы җирләрнең милекчеләренә һәм файдаланучыларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында 27 кисәтү бирелгән.

"Хәзерге вакытта без санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар уздырабыз, утырту материалын казып алу һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу эше белән шөгыльләнәбез", – дип өстәде җитәкче-урманчы.

Докладчы шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга урманга янәшә торучы территорияләрне корыган үләннәрдән, чәчү калдыкларыннан, коры-сарыдан, кисенте калдыкларыннан, чүп-чардан һәм янучан башка материаллардан чистарту  яки урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән аеру зарурлыгы турында да искәртеп узды.

Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Галиев "Урман утырту көне" акциясен уздыру мәсьәләләренә тукталды. "Без Чияле Алан кишәрлеге урманчылыгында 7,9 гектар мәйданда үсенте утыртачакбыз. Барыгызны да әлеге акциягә кушылырга чакырам", – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International