29 апрельдә Болгарда урман янгыннарын сүндерү буенча республика өйрәнүләре узачак

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 29 апрелендә 09:00 сәгатьтә ТР "Болгар урманчылыгы" ДБУ Спас кишәрлеге участок урманчылыгы территориясендә (Икмәк музее янында, Болгар ш., Кол Гали ур., 3) Татарстан Республикасы буенча урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын бер үк вакытта эшләп бетерү һәм кисәтү буенча семинар-киңәшмә узачак.  Өйрәнүләрдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләр, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ, янгын-химия станцияләре хезмәткәрләре һәм башкалар катнашачак. Чара 250дән артык кешене җыяр дип көтелә.

Шуның белән бергә, бу көнне "Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе – 2019" V Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы да узачак. Ярышларда 50 кеше катнашачак – болар республика урман хуҗалыгы каршындагы янгын-химия станцияләре һәм янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары белгечләре.

Конкурс ике этапта уздырылачак (теоретик белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне тикшерү). Беренче этапта конкурста катнашучыларга урман янгыннарын сүндерүгә, хезмәтне саклауга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Практик биремне үтәгән вакытта конкурсантлар үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен (идәннән сыгылу, 100 метр арага йөгерү, 20 кг йөк белән йөгерү һәм тартылу) күрсәтәчәк, каршылыклар полосасын узачак һәм, мотопомп кулланып, "шартлы янгын"ны һәм "түбәнге шартлы янгын"ны сүндерү күнекмәләрен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International