Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Һөнәри стандартлар. 2019-2020 елларда этаплап гамәлгә кертү алгоритмы" темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада "Идел буе сыйфат үзәге" КП директоры урынбасары Мария Янковская, Министрлыкның, республика урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән Мария Янковская чыгыш ясады. Ул һөнәри стандартларны гамәлгә кертү этаплары – комиссия төзү, профстандартларны кертүнең план-графигын төзү, хезмәткәрләрнең хезмәт функцияләрен билгеләү һәм алар нигезендә кирәкле профстандартларны куллану турында боерык чыгару турында җентекләп сөйләде. "Һөнәри стандартларны гамәлгә кертү таләпләрен үтәмәгән өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин", – дип ассызыклады Мария Янковская.
Һөнәри стандартлар системасы Россия Федерациясе территориясендә 2016 елның 1 июленнән РФ Хөкүмәтенең "Россия Федерациясенең бюджетка карамаган дәүләт фондлары, дәүләт яки муниципаль учреждениеләр, дәүләт яки муниципаль унитар предприятиеләр, шулай ук устав капиталларында акцияләренең (өлешләренең) илле проценттан артыгы дәүләт мөлкәтендә яки муниципаль мөлкәттә торган дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре һәм хуҗалык җәмгыятьләре тарафыннан куллану өчен мәҗбүри булган таләпләр өлешендә һөнәри стандартларны куллану үзенчәлекләре турында" 2016 елның 27 июнендәге 584 номерлы карары нигезендә гамәлгә керде. Күчеш чоры 2020 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән.