Равил Кузюров: "Урман утырту көне" акциясе матур традициягә әверелде

2019 елның 27 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды. Казанда үзәк мәйданчык Ишкәкле спорт төрләре үзәге территориясендә булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хезмәткәрләре һәм "Шаян ТВ" балалар телеканалының алып баручылары катнашты.

"Урман утырту көне" акциясе матур традициягә әверелде. Бүген үсентеләрне республиканың барлык районнарында да утырталар, фаразлаулар буенча, гомуми катнашучылар саны 30 меңнән артып китәчәк, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Без Татарстан халкына урман ресурсларын саклау мәсьәләләренә битараф булмаганнары һәм ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Акция кысаларында утыртылган барлык агачлар да безнең контрольдә тотыла, без ел саен яңа урман үсентеләрен инвентаризациялибез".

Әлеге мәйданда 400дән артык европа чыршысы утыртылды. Казан шәһәрендә акция тагын өч мәйданчыкта – Биектау районының Дачный бистәсе, Питрәч районының Иске Шигали авылы һәм Лаеш районының Вороновка бистәсе янында узды. Питрәч районындагы участокның мәйданы – 7 га, Биектау районында – 6 га һәм Лаеш районында – 4 га. Бу территорияләрдә урман утырту өчен 60 мең тирәсе утырту материалы файдаланылды. Бүген Татарстан Республикасы буенча барлыгы 650 гектардан артык мәйданда 2,8 млн үсенте утыртылды. Акция Алабуга районында киң колач белән узды, ул 2 меңгә якын кешене җыйды. Шулай ук лидерлар арасында Нурлат, Азнакай, Әлки, Бөгелмә һ.б. районнар да бар.

"Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау һәм тулаем экологик хәлне яхшырту проблемаларына җәлеп итү.

Тулаем алганда, 8 ел эчендә, республикада узган акцияләрдә 5,3 мең га мәйданда урман үсентеләре утыртылды. Бу вакытта 18,6 млн. данә утырту материалы кулланылган, ә гомуми катнашучылар саны 378 меңнән артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International