Бүген ТР "Болгар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Спас кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы көчләрен һәм чараларын җәлеп итеп, Татарстан Республикасы буенча урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын эшләү белән бер үк вакытта табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча семинар-киңәшмә узды. Шуның белән бергә "Иң яхшы урман янгынын сүндерүче-2019" V Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы да узды.
Чараларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Константин Чанышев, Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, "Урман янгыннары үзәге" ДБУ, янгын-химия станцияләре хезмәткәрләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, килү белән, ТР "Болгар урман хуҗалыгы" ДБУ 2 нче типтагы янгын-химия станциясе һәм ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ 3 нче типтагы янгын-химия станциясе техникасы һәм җиһазлары күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук министрга мониторинг һәм идарә буенча "Лесохранитель" комплекслы системасы, пилотсыз очкыч аппаратлар кулланып, "Лесохранитель. Финист" оператив вәзгыятьне разведкалауның аппарат-программа комплексы турында да сөйләделәр.
"Быел без ел саен үткәрелә торган махсус тактик өйрәнүләрне һәм иң яхшы урман янгыннарын сүндерүчеләрне ачыклау конкурсын берләштердек. Әлбәттә, урман янгыннарын сүндерү механизмы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы коллегалар һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләнде, ләкин тагын бер кат үзебезгә һәм уртак эшләребезгә читтән торып карау артык булмаячак, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Равил Кузюров. – Элек тә, быел да чаралар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә үткәрелде. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә үзара хезмәттәшлек һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенге көн максималь нәтиҗәле үтәр, дип ышанам. Конкурста катнашучыларга уңышлар телим, нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтегез".
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, җыелганнарны сәламләп, быел урман янгыннары Татарстан Республикасын читләтеп узачагына ышаныч белдерде. "Бүген сез үзегезнең әзерлекне тагын бер кат күрсәтәсез, иң көчлеләр җиңү яуласын!" – диде ул.
Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында мондый хәл барлыкка киләде (легенда): Ульян өлкәсенең урман фондына якын урнашкан авыл хуҗалыгы җирләрендә коры үләнне яндыру нәтиҗәсендә урман биләмәсенең туфрак өслегендә янгын барлыкка килә, нәтиҗәдә ут ялкыннары ТР "Болгар урманчылыгы" ДКУ Спас кишәрлеге урманчылыгы территориясенә күчә. Янгын турындагы хәбәр Спас муниципаль районының ЕДДС 112 телефонына алына. Коры һава торышы һәм җилле булуы сәбәпле, ялкын телләре бик тиз арада зур мәйданга тарала, җир өслегендәге янгын югары үрмәли, Нефтебаза җирлегенә һәм алга таба Болгар шәһәре торак пунктына күчә.
Җайга салынган эш нәтиҗәсендә янгынны мөмкин булганча тиз сүндерәләр. "Өйрәнүләр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эш кылу эзлеклелеген күрсәтте. Бирелгән бирем үтәлде, – дип шәрехләде министр Равил Кузюров. – Техника тулы әзерлектә, барысы да паникасыз узды, һәр адым алдан уйланып эшләнде".
Россия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТРдагы Баш идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Константин Чанышев та өйрәнүләрдә катнашучыларның куелган бурычны үтәвен билгеләп үтте. "Шәхси состав техниканың урнашу урынын сайлау һәм янгын-техник коралларын куллану буенча дөрес гамәлләр башкарылган булуын күрсәтте. Уңай бәяләмә бирәм", – диде ул.
Алга таба 2019 елда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм урман культуралары эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш Болгар шәһәре мәдәният йорты базасында узды.
Төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Чыгышында ул янгын чыгу куркынычы һәм урман культуралары сезоны кысаларында үткәрелә торган эшләр, урман законнары бозылуны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау һ.б. турында сөйләде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров урманчыларны янгынга каршы махсус режим вакытында янып китү очракларын ачыклау буенча контрольлекне күп мәртәбәгә көчәйтергә чакырды. "Безнең уртак бурыч – урман янгыннары барлыкка килүгә юл куймас өчен барысын да эшләү", – дип ассызыклады ул.
"Иң яхшы урман янгынын сүндерүче-2019" V Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында 36 кеше – республика урман хуҗалыклары каршындагы янгын-химия станцияләре һәм янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары белгечләре катнашты. Конкурс шартлары нигезендә, чарада катнашучылар урман янгыннарын сүндерү, хезмәтне саклау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирде, шулай ук үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен дә күрсәтте һәм каршылыклар полосасын узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе Рәис Шәкүров алды. Икенче урында – "Болгар урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесеннән Максим Миронов, өченче урында – "Урман янгыннары үзәге" дәүләт бюджет учреждениесеннән Александр Кондратьев.
"Урман янгыннары эшенең теоретик нигезләре" номинациясендә беренче урынга "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесеннән Ринат Байгобулов лаек булды, икенче урында – "Әгерҗе урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесеннән Владимир Ишморатов, өченче урында – "Арча урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесеннән Илдар Фәйзуллин.
"Күп төрле спорт ярышлары" номинациясендә беренче урын өчен көрәштә "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ вәкиле Салават Галәветдинов җиңде, икенче урында – "Яшел Үзән өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесеннән Илнур Нәбиуллин, өченче урында – "Минзәлә урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесеннән Рузилә Насыйрова.
"Урман янгыннарының каршылыклар полосасын җиңеп чыгу" номинациясендә "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле Рәис Шәкүров җиңү яулады, икенче урында – "Болгар урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре Максим Миронов, өченчедә – "Урман янгыннары үзәге" дәүләт бюджет учреждениесеннән Александр Кондратьев.
"Иң яхшы урман янгынын сүндерүче-2019" V Россиякүләм һөнәри осталык конкурсы быелның 2 сентябреннән 5 сентябренә кадәр Мәскәү өлкәсенең Софрино поселогында узачак. Татарстан Республикасыннан Рәис Шәкүров катнашачак.