ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары, министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман фондын һәм республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Докладларны тыңлап, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белгечләрне быел санитар-савыктыру чараларына аерым игътибар бирергә чакырды. "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты нигезендә безнең өчен киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданының урман торгызу һәм урман үрчетүгә нисбәте кебек күрсәткеч билгеләнде. Әлеге бурычны үтәү өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш", - дип искәртте министр.

Шуның белән бергә Равил Кузюров хезмәткәрләргә "Татарстанның чиста урманнары" акциясен уздыруга һәм санитар-экологик икеайлык барышына контрольне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International