"Илнең төп агачы – елның Россия агачы" конкурсы буенча тавыш бирү башланды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

1 май көнне http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында "Илнең төп агачы – елның Россия агачы" илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирү исемлеге 2019 елның 18 апрелендә РФ Федерация Советында узган түгәрәк өстәлдә Бөтенроссия программасының сертификация комиссиясе тарафыннан расланган. Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия, Иркутск, Псков, Ростов һәм Иваново өлкәләреннән, Тамбов һәм Мәскәүдән 12 агач бар.

Татарстан Республикасыннан Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша. Ул төбәк әһәмиятендәге "Долгая Поляна" комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда “Агач – тере табигать һәйкәле” Бөтенроссия әһәмиятендәге статуска ия булган. Чыршының яше – 132 ел, биеклеге – 30 метрдан артык.

"Чыршы дворян Молоствовлар утары янында үсә. Агач үскән урын уникаль һәм туристларны күп җәлеп итә, – дип билгеләп үтте заказник белгече Евгений Похлебкин. – Чыршы коймалап алынган, аның түшәмәсе бар. Әлбәттә, без дә аны даими карап торабыз".

"Тәтеш ягы тарихы музее" МБУ директоры Наталья Понедельникова, әлеге чыршы 1887 елда Антонина белән гаилә тормышының 30 еллыгы уңаеннан дворян Герман Владимирович Молоствов тарафыннан утыртылган, дип сөйли. "Ул аны балалары үзләренең "икенче яртысы"н югары бәяләсен һәм шундый ук бәхетле тормыш кичерсен өчен, аларга нәсыйхәт буларак утырткан", – ди Наталья Понедельникова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International