Татарстан Республикасында урман культуралары сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бу елның 6 маена урман торгызу һәм урман үрчетү буенча 1114,4 га мәйданда эш башкарылган, яклагыч урман утыртмалары 551,7 га мәйданда утыртылган.
Азнакай, Әлки, Баулы, Биләр, Болгар, Идел буе, Шәһәр яны һәм Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман культураларын утыртуны төгәлләгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләре арасында, нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган утырту материалын кулланып, урман культураларын утыртуда производство ярышы үткәрелә. Республика урман хуҗалыкларына "Югары культуралы урман питомнигы" һәм "Теплица хуҗалыгының югары культуралы урман питомнигы" исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.