Бүген, Җиңү Көнен каршы алу уңаеннан, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераннары – тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Министр ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Аерым алганда, министр Казан шәһәрендә яшәүче Мария Басыйрова белән очрашты. Әңгәмә барышында Мария Басыйрова катлаулы сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыр чор турында сөйләде. "Сугыш беткәндә мин мәктәпне тәмамлаган гына идем, әтием үз теләге белән фронтка китте, – дип искә ала ветеран. – 1943 елда Идел буе урман-техника институтына укырга кердем. Булышыр кеше булмады, ризык табуы авыр иде, ипи өчен төннәр буенча чират торырга туры килде. Укыдым, эшләдем. Ничек тә булса яшәргә тырыштык. Аннан сугыш ветераны – булачак иремне очраттым, 41 ел буе аның белән дус һәм тату яшәдек".
Мария Басыйрова башта Идарәдә, аннары ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгында 25 елга якын хезмәт куйган. "Гади инженердан башладым, сату бүлеге җитәкчесе булдым. 1985 елда пенсиягә чыктым, – дип билгеләп үтте ул. – Министрыбыз Александр Александрович Гуляевны хәтерлим. Алтын кеше иде, бик игелекле, үз эшенең чын профессионалы булды. Аның җитәкчелегендә без дус, бердәм команда идек".
Равил Кузюров шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә, РФ һәм ТАССР атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллинны янында булды. Әхмәдулла Газизуллин – танылган урманчы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. 2000 елда ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршындагы Урман хуҗалыгы факультетын торгызу инициативасы белән чыга, шуннан соң урман хуҗалыгы һәм урман культуралары кафедрасы мөдире булып эшли. Әхмәдулла Газизуллин тармакны һәм ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” ДБУның микроклональ вегетатив үрчү лабораториясен үстерүгә зур фәнни өлеш кертте.
Әңгәмә барышында министр һәм Әхмәдулла Газизуллин сугыштан соңгы елларны искә төшерделәр һәм урман хуҗалыгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук тыл хезмәтчәннәрен – урман хуҗалыгы ветераннарын бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов та котлады.