Татарстанда урман питомникларында орлык чәчү дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бу елның 8 маена 8 гектар мәйданда шундый эшләр башкарылган. Планлаштырылган эшләр күләмен Биләр, Буа, Кайбыч, Лаеш, Нурлат һәм Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре башкарды. Быел барлыгы 22 гектар мәйданда орлык чәчү планлаштырыла.
Республиканың кайбер урман хуҗалыкларында теплицаларда утырту материалы үстерелә. "Каеннарга карата мондый ысул яхшы булуын күрсәтте, – ди ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Сәгыйд Абдуллин. – Әйтик, җайга салынулы микроклимат шартларында орлыкларның тишелеп чыгу һәм үсентеләрнең үсеш алу тизлеге 1,5-2 тапкырга арта. Әлеге технология буенча без 1 сезон эчендә каен үсентеләрен үстерә алабыз".