Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман фонды территориясендә законсыз чүплек урынын тапты һәм юкка чыгарды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык һәм "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында экологик рейд үткәрде. Рейд барышында Биектау кишәрлеге урманчылыгының 189 нчы урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүплек урыны ачыкланды һәм юкка чыгарылды.

"Урманга шундый җавапсыз мөнәсәбәтне күргәч, хис-тойгыларны тыеп калуы авыр. Биредә 8 кубометр чамасы чүп-чар бар, – ди ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев. – Бу безнең көндәлек эшебез, без аны 2 ай дәвамында гына түгел, бөтен язгы, җәйге һәм көзге чорда да үткәрәбез. Бу сезон эчендә генә дә Шәһәр яны урманчылыгы урман фонды территориясеннән 100 кубометрдан артык сәнәгать, каты коммуналь калдык җыелды һәм чыгарылды".

Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык – 1 апрельдә, ә "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе 22 апрельдә башланды. Тулаем алганда, республика буенча үткәрелгән чараларда урман фонды территориясеннән 400 кбм каты көнкүреш калдыгы чыгарылган. Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International