Татарстан Республикасында янгын чыгу куркынычының IV классы билгеләнүгә бәйле рәвештә урман фондына авиацион патрульлек башланды. Бүгенге маршрут Казан шәһәре, Әтнә, Балтач, Саба һәм Лаеш муниципаль районнары территориясеннән уза. Очыш АН-2 самолетында гамәлгә ашырыла. Болар белән берлектә, республикада янгын чыгу куркынычына бәйле торышка җир өсте һәм космик мониторинг та дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор 2019 елның 15 апрелендә башланды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә урманнарда түбәндәгеләр тыела:
1) ылыслы яшь урманнарда, янып көл булган урыннарда, зарарланган урман участокларында, торф сазлыкларында, урман киселгән, кисек калдыкларыннан чистартылмаган һәм әзерләнгән агачлары алынмаган урыннарда (диләнкеләрдә), үләннәре кипкән үләнле җирләрдә, агач ябалдашлары астында учак ягу;
2) янып торучы шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсендәге көлне, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташлау;
3) ау вакытында янучан яки пыскучан материаллар куллану;
4) махсус каралмаган урыннарда бензин, керосин яки башка ягулык материалы сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, мамык һ.б.) калдыру;
5) двигатель эшләгән вакытта ягулык бакларына ягулык салу, двигательнең туклану системасы төзек булмаган машиналарны куллану, шулай ук янучан машиналар янында тәмәке тарту яки ачык уттан файдалану;
6) урманны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать һәм башка калдыклар, чүп-чарлар белән чүпләү.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.